Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә Сара Садыйкова урамы барлыкка килергә мөмкин
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев телеграм-каналда Яшел Үзән шәһәренең бер урамына Сара Садыйкова исемен бирергә ниятләүләре турында сөйләде.
Шәһәр башлыгына мондый идея Сара Садыйкова һәм режиссер Газиз Айдарскийның кызы – Әлфия Газиз кызы белән очрашканнан соң килгән.
«Без Әлфия Газиз кызы белән 2022 елның октябрендә Айдар авылында очраштык, анда авыл мәктәбендә күренекле кешеләрнең музей бүлмәсе бар. Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкованың бабасы – тумышы белән Яшел Үзән районыннан. Айдар авылында 1999 елда режиссер Айдарский истәлегенә беренче юбилей концерты узды», - дип язган Афанасьев.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, 98 яшьтә булуга да карамастан, Әлфия ханым әти-әнисенең истәлеген кадерләп саклый, аларның иҗаты турында китаплар чыгара һәм концертлар оештыра.
5 майда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Сара Садыйкованың тууына 117 тулуга багышланган концерт була, анда республиканың иң яхшы музыкантлары башкаруында композиторның Бөек Ватан сугышы темасына иҗат ителгән җырлары яңгыраячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз