news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә Renault йөртүчесе юл читендә туктап торган фурага бәрелгән һәм һәлак булган

Яшел Үзәндә Renault йөртүчесе юл читендә туктап торган фурага бәрелгән һәм һәлак булган
Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе

Яшел Үзән районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ачыкланганча, Renault автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз имин тизлек сайламаган һәм юл читендә туктап торган фурага бәрелгән. Ул алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot