Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә районның илленче мәчете ачылды
Яшел Үзәндә «Әл-Әнгам» мәчете ачылды. Яшел Үзән районында яңа мәчет 50 нче булды. 638 кв. метр мәйданлы ике катлы бина шәһәргә керү юлында урнашкан һәм 400 кешегә исәпләнгән.
Беренче ташны салу тантанасы 2022 елда булды. Төзелешнең инициаторы – Яшел Үзән кешесе, шәхси эшмәкәр һәм меценат Әнвәр Миңнуллин. Ике катлы бинаны төзү буенча төп төзелеш эшләрен бер ел һәм ике айда төгәлләп булды.
Соңрак мәчет территориясен төзекләндерделәр һәм кирәкле инфраструктура белән тулыландырдылар. Биредә ашау урыны, юыну бүлмәсе, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Киләчәктә мәчет территориясендә чишмә ачу планлаштырыла.
Ачылу тантанасында Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, «Әл-Әнгам» мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов һәм башкалар катнашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 1,6 меңгә якын мәчет исәпләнә. Кичә Казанда реставрациядән соң борынгы агач «Рәҗәб» мәчете ачылды.
«Татарстан Республикасында 1600 гә якын мәчет бар, кичә без Казанда реставрацияләнгән борынгы агач «Рәҗәб» мәчетен ачтык. Бүген тарихи вакыйганы Яшел Үзәндә каршылыйбыз. Мондый чараларның Мәүлид көннәрендә узуы аеруча символик һәм шатлыклы», - дип ассызыклады Татарстан мөфтие.
Фото: ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз