Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә район башлыгы Михаил Афанасьев призларына чаңгы ярышы узды
«Маяк» спорт комплексы базасында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев призларына уздырыла торган традицион «Звездная» чаңгы ярышы быел да гөрләп үтте, дип хәбәр итә «Яшел Үзән» сайты.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигматуллин һәм районның чаңгы узышлары федерациясе рәисе Дмитрий Грузков бар иде.
Чаңгы трассасында Татарстан һәм Марий Элдан килгән 180нән артык спортчы көч сынашты.
Ярышларда безнең горурлыгыбыз — Анастасия Доценко һәм Андрей Ларьков та катнашты.
Программада төрле яшь төркемнәре өчен 7 узыш каралган иде, ә старт сызыгына беренчеләрдән булып мәктәп укучылары чыкты. Һәвәскәрләр дә, профессионаллар да дистанцияләрне ышанычлы үтеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз