news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә өлкәннәрне алдаган һәм акчаларын алган яшүсмерләрне тоткарлаганнар

Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләре дүрт яшүсмерне тоткарлаган. Алар мошенниклыкта шикләнелә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Ачыкланганча, алар пенсионерларның өй телефоннарына шалтыраткан һәм үзләрен эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. Шалтыратучы өлкәннәргә якыннарының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм аларга ярдәм итү өчен билгеле күләмдә акча күчерергә кирәлеген әйткән. Аннары акча алырга курьер килгән. Пенсионерларның барлыгы 368 мең сум акчасы үзләштерелгән.

Тоткарланучыларның өчесе Волжскидан һәм берсе Яшел Үзәннән, аларга 14-16 яшь.

Пенсионерларның акчаларын алган Волжскида яшәүче 15 яшьлек яшүсмер сорау алу вакытында үз гаебен таныган. Ул беркая да китмәү турында гариза язган.

Полиция хезмәткәрләре яшьләрнең башка шундый ук җинаятьләргә катнашы булу-булмавын ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100