news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә «Норлат чәчәкләре» акциясе үткәрелде

«Чәчәкле оҗмаһ» - Президент грантлары фонды кулланган проект ярдәмендә «Әбием мәктәбе» сыйныфы нәкъ менә шулай дип атала. Яшел Үзәннең Норлат авылы әбиләре һәм мәктәп укучылары иртә яздан орлык чәчте, петуния, бәрхет, сальвия үсентеләре үстерде, гортензия, декоратив исперия куаклары сатып алды. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Чәчәк үсентеләрен үстерү җиңелләрдән түгел, чөнки барлык орлык та тишелми. Әмма «Норлат чәчәкләре» бәйрәменә утырту өчен үсентеләр җитәрлек булган, чөнки кайберәүләр үзләре белән күпьеллык чәчәкләр алып килгән. 

Бу эштә пенсионерлар, оешма хезмәткәрләре, авылның әти-әниләре дүрт төркем оештырган һәм балалар бакчасы янында чәчәк түтәлләре утырткан.

Нәтиҗәле хезмәттән соң катнашучылар чәй һәм пылау белән сыйланырга җыелган, ә «Яшь йөрәкләр» булган җирдә җыр-моңсыз булмый инде ул. Хәзер исә бөтен авыл халкы ярдәме белән чәчәкләрне үстерергә, тәрбияләргә генә кала. Шулчакта гына авыл урамнары чәчәкләргә күмеләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100