news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә мобилизацияләнгән гражданнарга иң кирәкле әйберләр җыелмасы өләштеләр

Кичә Яшел Үзән халкы шәһәр мэры Михаил Афанасьевка социаль челтәрләрдә обмундирование белән ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Без яңа юлларсыз да, парк-скверларсыз да, яңа чүп-чар савытларыннан башка да яши алабыз, вакытлыча иске автобусларда да йөрербез. Әмма без, каядыр илебез чигендә ирләребезнең окопларда шырпысыз һәм йокы капчыкларсыз, уңайлы аяк киемсез һәм тулысынча сезонлы обмундированиясез булуларын белә торып, монда рәхәттә яшәсәк, үзебезне гафу итмәс идек», - дип яза Ләйсән Тимаршина.

«Бу язу йөрәк кылларына кадәр үтеп керде. Хөрмәтле яшелүзәнлеләр! Мобилизацияләнгән гражданнарыбыз өчен без иң беренче чиратта ихтыяҗ булган кирәк-яраклар җыелмасын формалаштырабыз. Беркем дә ярдәмсез калмаячак. Бик зур рәхмәт сезгә, дуслар! Яшел Үзәннең көчле, нык рухлы, чын патриотлар шәһәре булуына тагын бер кат инандым», - дип язган үзенең Телеграм-каналында Михаил Афанасьев.

Шәһәр җитәкчесе кушуы буенча, җыелмаларның бер өлешен инде Казанга озатылучыларга тапшырдылар. Аңа җылы эчке кием трико, футболка, оекбаш, башлык, пирчәткә, коры паек, дарулар керә.

Якын арада йокы капчыклары һәм махсус җайланмалар сатып алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100