news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә «Метеор-2020» судносы тантаналы рәвештә суга төшерелде

Яшел Үзәндә «Метеор-2020» судносы тантаналы рәвештә суга төшерелде
"Яшел Үзән"

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир судносын тантаналы рәвештә суга төшерде. Ул Татарстан ихтыяҗлары өчен төзелгән. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Быел без респуб­лика өчен суга ике «Метеор» төшерергә, причалларны, дебаркадерларны, булган гражданнар флотын реставрацияләргә тиеш. Бүген бу юнәлештә эш башланды, прог­рамма үтәлә. Завод коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә», — диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, Горький исемендәге завод дәүләт заказлары белән тәэмин ителгән, ә гражданнар флотын үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру аның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Горький исемендәге Яшел Үзән заводында «Метеор-2020» проекты буенча су асты канатларында ике тиз йөрешле пассажир судносы төзелешенә стартны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 26 февралендә бирде. Шул ук вакытта судноларның Советлар Союзы геройлары Михаил Девятаев һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә аталуы билгеле булды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100