news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә махсус хәрби операциядән ялга кайткан фельдшер белән очрашу булды

Яшел Үзәндә махсус хәрби операциядән ялга кайткан фельдшер белән очрашу булды
Фото: http://yashel-uzan.ru

Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 3нче мәктәбендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан фельдшер белән очрашу узды. Хезмәткә киткәнче Андрей Александрович Васильево район үзәк хастаханәсендә фельдшер булып эшли. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Очрашу кысаларында фельдшер махсус операция зонасындагы көнкүреш турында һәм ни өчен 2023 елның сентябрендә хәрби комиссариатка килеп, үз теләге белән ярдәмгә барырга карар итүен сөйләде.

Ул гуманитар ярдәм, маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре, коры душ өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot