news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә махсус операция зонасында һәлак булган Игорь Богаченко белән хушлаштылар

Бүген Яшел Үзәндә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Игорь Богаченко белән хушлаштылар. Ул 2015 елның гыйнварында Яшел Үзәндә инкассатор машинасына һөҗүм итү һәм инкассаторны яралау белән бәйле җинаятьтән соң күпләргә билгеле булган иде. Инкассатор машинасында 68 миллион сум акча булган.

Игорь һәм аның белән бергә җинаять кылган ир-ат 5 көн буе хокук сакчыларыннан качып йөри, аларны мари авылында тоткарлыйлар. Шул ук елның ноябрендә аны 14 елга катгый режимлы колониягә озаталар. Игорь өйләнгән була, тикшерү барганда аларның балалары туа.

Быел, «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Игорь «Вагнер» төркеме составында махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кыла.

«Игорьны, шәхси хәрби кампанияләрдә үз иреге белән катнашучылар кебек үк, гадәти киемнәрдән, тыныч кына җирләячәкләр», - диде «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш булган чыганак.

«Игорь яхшы кеше иде, спорт белән шөгыльләнде, әмма үз вакытында ахмаклык эшләде, абынды. Махсус хәрби операциягә китәргә карар кылды, анда 4 ай булды һәм 16 ноябрьдә мәңгегә күзләрен йомды», - диде Игорьның дусты Евгений.

Аның әйтүенчә, Игорь Богаченко колониядә утырган вакытта дуслары белән элемтәләрен өзмәгән, аларның берсе дә аннан йөз чөермәгән. Ул алар белән соңгы тапкыр Украинага китәр алдыннан элемтәгә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot