news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә машина йөртүче самокатта юл аша чыккан баланы таптатып үтергән

Бүген кичке сәгать 7 тирәсендә Яшел Үзәннең Ленин урамында «Лада Ларгус» белән идарә итүче 47 яшьлек ир-ат юл аша самокатта чыгып барган баланы таптаткан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 5 яшьлек бала имгәнүләрдән үлгән. Хәзер һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Алар фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot