news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә «Лада» автомобиле йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә яшүсмерне бәрдергән

Кичә 18.45 сәгатьтә Яшел Үзәннең Столичная урамында юл-транспорт һәлакәте булган. 12нче модельле «Лада» автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе светофорның кызыл утына чыккан һәм җәяүлеләр кичүендә яшүсмерне бәрдергән.

Яшел Үзән хакимиятенең рәсми Telegram-каналында хәбәр итүләренчә, үсмер светофорның яшел уты янганда юл аркылы чыккан. Авыр җәрәхәтләр алган җәяүлене Үзәк район хастаханәсенең реанимациясенә китергәннәр.

Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган, тикшерүне шәһәр прокуратурасы контрольгә алган.

Үсмерне бәрдергән машина йөртүче тоткарланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100