news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә күп катлы йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге ике кеше зыян күргән

Яшел Үзәннең Ленин урамындагы күп катлы йортта чыккан янгында ут белән көрәшүчеләр 10 кешене, шул исәптән ике зыян күрүчене: 70 һәм 68 яшьтәге ир-ат белән хатын-кызны коткарган.

Йорт төтен белән тулганлыктан, янгын сүндерүчеләр, кешеләргә махсус битлекләр кидертеп, аларны баскыч буйлап саф һавага алып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Яна Невмержицкая агентлыкка белдергәнчә, күзәтү ведомствосы әлеге хәлдән соң тикшерү эшен башлаган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot