Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә күп катлы йортта чыккан янгында биш кешене коткарганнар
Яшел Үзән шәһәренең Карл Маркс урамында күп катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Подвалда әйберләр һәм чүп-чар янган, подъездларга ачы төтен таралган.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр махсус битлекләр ярдәмендә биш кешене коткарган. Тагын өч кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән.
Подвалдагы янгын тулысынча сүндерелгән, аның мәйданы 50 квадрат метрга якын тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк, янгынның сәбәбе ачыклана, дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомствода.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз