Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә корбан ите тарату ункөнлеге бара
Бу көннәрдә Яшел Үзәндә корбан ите тарату ункөнлеге бара. Барлыгы 8,5 тонна ит мохтаҗларга бирелгән. Бүген «Кеше приюты»на килүчеләргә дә кайнар ризык белән беррәттән корбан ите дә өләштеләр. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында Илсөя Садыйкова яза.
Бу изге гамәл меценатлар белән берлектә башкарыла. «Меценатлар» хәйрия-эшмәкәрләр җәмгыяте рәисе Ильяс Гыймадов әлеге изге эштә үзе дә катнашты.
Сәдака-күчтәнәч алучылар арасында Сәидә апа Хәйруллина да бар. «Мин шәһәр депутатын сайлаганда нәкъ менә Ильяс Гыймадовка тавышымны биргән идем. Үзен якыннан белмәсәм дә, фотода бик ягымлы кеше булып күренде ул миңа. Бүген исә якыннан танышырга да мөмкинлек булды. Депутатыбызга чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз. Йөргән юллары уң булсын, эшләре гөрләп барсын», – ди ул изге теләкләрен юллап.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз