news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә картлар һәм инвалидлар өчен интернат төзеләчәк

Яшел Үзәндә картлар һәм инвалидлар өчен интернат төзеләчәк. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.

«Интернат 120 урынга исәпләнгән һәм хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан, чит кеше тәрбиясе һәм медицина хезмәте күрсәтүендә мохтаҗ гражданнарга даими яшәү урыны буларак билгеләнгән», – дип сөйләде киңәшмә барышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Регина Абдуллина.

Муниципалитет территориясендә 12 меңгә якын инвалид яши, шул исәптән 676 бала. Инвалидлыгы булган гражданнар өчен 4 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли.

Яшел Үзәннең тернәкләндерү үзәкләренә һәм интернат-йортка бөтен Татарстаннан киләләр.

Республика территориясендә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен 6 йорт-интернат, өлкәннәр өчен – 5, балалар һәм яшүсмерләр өчен 11 тернәкләндерү үзәге эшләп килә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot