Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә ике яшьлек кыз бишенче каттан егылып исән калган
Яшел Үзәндә ике яшьлек кыз бала тәрәзәдән егылып төшкән һәм исән калган. Бу турыда мәгълүмат бүген Телеграм-каналларда чыкты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина.
Язмада әйтелгәнчә, кыз тәрәзәдән москит челтәре белән бергә егылып төшкән. Күрәсең, бала челтәргә таянган, тик челтәр аны тотып тора алмаган. Шаһитлар сүзләренчә, бала тулай торакның бишенче катындагы фатир тәрәзәсеннән егылган.
«Татар-информ»га Балалар республика клиник хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, чынлап та хастаханәдә шул ук яшьтәге баланы алып килгәннәр. Хәзер аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
«Баланы ДРКБга салдылар, ул табиблар күзәтүендә», – дип хәбәр иттеләр хастаханәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз