news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә этләр көтүе һөҗүм иткән кыз хастаханәдә үлгән

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә этләр көтүе һөҗүм иткән тугыз яшьлек кыз хастаханәдә үлгән. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев телеграм-каналында хәбәр итте.

«Табиблар мөмкин кадәр барысын да эшләде, ләкин кызны коткарып калып булмады», – дип язган ул.

Район башлыгы баланың гаиләсенә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип билгеләп үткән.

Исегезгә төшерик, 28 ноябрьдә Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә тугыз яшьлек кызга сукбай этләр көтүе һөҗүм итте. Табиблар берничә атна аның гомере өчен көрәште.

3 декабрьдә хуҗасыз хайваннарны аулау өчен җаваплы оешма җитәкчесе белән хезмәткәрен кулга алулары билгеле булды. Соңрак суд аларның икесен дә өй арестына җибәрде. Моннан тыш, Әйшә авыл җирлеге советы депутаты да тоткарланды. Ул шулай ук җирле торак-коммуналь хуҗалык департаментын җитәкләгән булган. Аңа билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә чикләү чарасы сайланды. Тикшерү дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot