news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә этләр һөҗүме турындагы эш буенча Әйшә авыл советы депутаты тоткарланды

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә 9 яшьлек кызга этләр һөҗүм итү турындагы эш буенча Әйшә авыл җирлеге советы депутаты тоткарланган. Ул шулай ук җирле торак-коммуналь хуҗалык департаменты белән җитәкчелек иткән. Аны вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда шикләнәләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фикеренчә, ул «Кот и пес» хәйрия фонды белән хайваннарны аулау турында дәүләт контракты төзегән, шул ук вакытта ул фондның йөкләмәләрне тиешенчә үти алмаячагын белгән. Контракт суммасы 5,3 миллион сум тәшкил иткән.

Тикшерү версиясе нигезендә, депутат хуҗасыз хайваннарны аулау өчен гаризаларны вакытында җибәрүне контрольдә тотмаган. Нәтиҗәдә Васильево бистәсендә 9 яшьлек кызга этләр һөҗүм иткән. Хәзерге вакытта бала үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган, табиблар кызның гомере өчен көрәшә.

Депутат кулга алынган. Аңа якын арада гаепләү белдереләчәк.

Элегрәк шулай ук сукбай хайваннарны аулау өчен җаваплы оешма җитәкчесе белән хезмәткәрен кулга алулары турында хәбәр ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot