Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә бушлай кайнар ризык тарату ноктасын ачу тантанасы булды
Яңа ел алдыннан Яшел Үзән шәһәренең Мирный микрорайонында «Кеше приюты» бушлай кайнар ризык тарату ноктасын ачу тантанасы булды. Яшел Үзәндә бу инде икенче пункт, ә Татарстан Республикасында – 18нче. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Кеше приюты» хәйрия проектының төп бурычы – халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү. Андыйлар күп, алар – аз керемле пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар, янгыннан зыян күрүчеләр, йортсызлар. «Кеше приюты» проектына «Меценатлар» эшмәкәр-хәйриячеләр берләшмәсе ярдәм итә.
– Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калырга мөмкин һәм алар кайнар ризык тарату нокталарына килгән икән, димәк, алар чыннан да ярдәмгә мохтаҗ, –ди «Меценатлар» хәйрияче-эшмәкәрләр җәмгыяте рәисе Ильяс Гыймадов. – Әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен Яшел Үзән районы хакимиятенә, шәхсән Михаил Афанасьевка чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Ул бу эшебезне хуплап, катнашмаса, безнең бернәрсә дә килеп чыкмас иде.
Әлеге хәйрия җәмгыятенең рәисе, Яшел Үзән шәһәре депутаты Ильяс Гыймадов үзенең шәхси тарихы белән дә уртаклашты. Аның әтисе җитди авырып киткән. Һәм хәзер, дарулар сатып алганда аларның бәяләрен күреп, ул «Кеше приюты» пунктларының дөреслегенә һәм кирәклегенә тагын да ныграк инана. Чөнки барлык өлкәннәрнең дә ата-аналарына ярдәм итә алырлык балалары юк.
Ә тарату пунктында ялгызлар, олы яшьтәгеләр һәрвакыт сыйфатлы, хәләл кайнар ризык ала алачак. Биредә алар үзләренә җитеп бетми торган аралашу, үзара ярдәм, җылы сүзләр ишетә ала.
«Кеше приюты» көн саен 11.00-13.00 сәгатьләрдә эшләячәк. 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр кайнар ризык тарату пункты ял итә, 4 гыйнвардан эш гадәти режимда дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз