news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә биюче татар кызы сурәтләнгән стрит-арт ясыйлар

Яшел Үзәндә биюче татар кызы сурәтләнгән стрит-арт ясыйлар
https://minmol.tatarstan.ru/

Татарстан рәссамы Даниил Сергеев Идел буе федераль округы «ФормART» стрит-арт фестиваленең сайлап алу этабында җиңүчеләрнең берсе булды. Аның татар киемендәге биюче кыз сурәтләнгән рәсеме Яшел Үзәндә «Порт» яшьләр үзәге янында ясалачак. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы шул турыда хәбәр итә.

«Эскизда стильләштерелгән татар костюмын кигән яшь кыз сурәтләнгән. Аның карашы еракка омтыла, бу яхшы киләчәк төзү омтылышын һәм теләген гәүдәләндерә. Аның күлмәгендә татар мотивлары, бизәкләре чагыла. Күлмәк итәгендә Зөя утрау-шәһәрчеге күренә. Җил аның биюен эләктереп ала, бу ирекне, иҗатны һәм яшьлекне символлаштыра» – Татарстан җиңүчесенең рәсеме әнә шулай сурәтләнә.

Быел фестиваль тематикасы Россия халыкларының һәм төбәкләренең мәдәни мирасын чагылдыра. Катнашучыларга биш тематик юнәлешнең берсендә стрит-арт-объект төзү тәкъдим ителде: «Идел буе федераль округы субъектлары халкының сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре», «Идел буе федераль округының күпмилләтле һәм этномәдәни күптөрлелеге», «Тарихи һәм мәдәни мирас», «Заманча стильдәге традицион сәнгать образлары» һәм «Этнокультур футуризм».

Фестивальнең сайлап алу этабы 1 апрельдән 10 июньгә кадәр узды. Быел «ФормART» стрит-арт фестиваленә Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 157 гариза килгән.

Конкурсантларның эшләрен сынлы һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә мәртәбәле федераль һәм региональ экспертлар бәяләде.

Стрит-арт-фестивальнең финалистлары үзләренең иҗади әсәрләрен тормышка ашыру һәм аларны Идел буе федераль округы төбәкләрендә биналар стеналарында урнаштыру мөмкинлеге ала. Шәһәр тирәлеге объектларындагы эшләрне оештыру процессының фото һәм видеолары проектның сайтында урнаштырыла.

Фестивальдә җиңүче агымдагы елның көзендә иҗтимагый тавыш бирү юлы белән билгеләнә. I, II һәм III урыннарга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр тапшырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100