news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә бишенче тәүлек 14 яшьлек кызны эзлиләр

Яшел Үзәндә бишенче тәүлек 14 яшьлек кызны эзлиләр. «Лиза Алерт» эзләү отряды хәбәр иткәнчә, кыз бала 16 апрельдә өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Кызның буе 165 см тирәсе, ябык гәүдәле, күзе соры төстә, чәче - куе коңгырт. Ул кара куртка һәм чалбар, аягына ак кроссовки кигән, кара сумкасы да булган.

Баланың кайда булуын белүчеләрдән 8-800-700-54-52 яки 112 телефоннары буенча шалтырату сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot