Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшыручыларга 100әр мең сум түләячәкләр
Яшел Үзәндә Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары 100әр мең сум алачак. Ярдәмнең яңа чарасы турында шәһәр мэры Михаил Афанасьев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, программа «йөз балл – йөз мең» исемен алган.
«Йөз балл – йөз мең» – яңа уку елы алдыннан абитуриентлар өчен яхшы бүләк булыр дип саныйм», - дип ассызыклады ул.
Элегрәк Яшел Үзән районында йөз балл җыючыларга 30 мең сум акча тапшырылган иде. Быелдан башлап түләү күләмен өч тапкырдан күбрәккә арттырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз