Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә бала белән булган гадәттән тыш хәлдән соң ике кеше тоткарланган
Яшел Үзән районында, бала белән булган гадәттән тыш хәлдән соң караучысыз хайваннарны тоту өчен җаваплы оешманың җитәкчесе һәм бер хезмәткәре тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Ачыкланганча, 2025 елның гыйнварында «Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МББУ белән «МӘЧЕ һәм ЭТ» йортсыз хайваннарга ярдәм итү хәйрия фонды арасында хайваннарны тоту, транспортлау, асрау, исәпкә алу һәм саннарын көйләү турында 5,2 млн сумлык контракт төзелгән булган.
Тикшерүчеләр фаразы буенча, оешманың директоры агрессив хайваннарны тоту буенча тиешле чаралар күрмәгән, нәтиҗәдә Васильево бистәсендә этләр 9 яшьлек кызга ташланган. Хәзерге вакытта бала үпкәләргә ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган, табиблар аның гомере өчен көрәшә.
Тоткарланган кешеләргә якын арада тиешле гаепләү белдереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз