Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә җәяүлеләр кичүендә автомобиль таптаткан яшүсмер үлгән
Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә автомобиль таптаткан 17 яшьлек яшүсмер хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Юл-транспорт һәлакәте 1 апрельдә кич Столичная урамында булган. 12 модельле «Лада» автомобиле белән идарә итүче 25 яшьлек егет юл чатына светофорның кызыл төсенә килеп кергән һәм зебра аша чыгып барган яшүсмерне таптаткан. Зыян күрүче реанимациягә китергән булганнар.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз