news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә «Әбиләребез уйнаган уеннар» дип аталган хәрәкәтле уеннар бәйрәме узган

Яшел Үзәндә «Әбиләребез уйнаган уеннар» дип аталган хәрәкәтле уеннар бәйрәме узган
Фото: «Яшел үзән яңалыклары»

Борынгы традицияләрне саклау — яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим бурычларның берсе. Ә балалар мәгълүматны уен аша күпкә яхшырак үзләштерә. Яшел Үзән районының Татар Танае мәдәният йортында балалар өчен «Әбиләребез уйнаган уеннар!» дип аталган хәрәкәтле уеннар бәйрәме узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Чара балаларны хәрәкәтле уеннар аша татар халкының милли традицияләренә якынайту максаты белән оештырылган.

Бәйрәм барышында балалар татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары һәм хәрәкәтле уеннары турында бик күп яңа мәгълүмат белгән. Татар милли уеннары балада җитезлек, зирәклек һәм игътибарлылыкны үстерә, шул ук вакытта аны гореф-гадәтләр белән таныштыра. Бу уеннар еш кына дәртле җырлар, салмак санамышлар һәм ритмлы сүзләр белән үрелеп бара, диелә хәбәрдә.

«Балалар алып баручы белән бергә бик күңелле итеп хәрәкәтле уеннар уйнады: «Аксак төлке», «Төенчек уены», «Күчтем-күч», «Буяу сатыш» һәм башкалар аларның күңеленә хуш килде», — дип уртаклашты мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

news_right_1
news_right_2
news_bot