news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә 900 кеше хор белән «Җиңү көне» җырын башкарды

Яшел Үзәндә 900 кеше хор белән «Җиңү көне» җырын башкарды
Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Яшел Үзәндә Җиңүнең 78 еллыгына һәм Педагог һәм остаз елына багышланган «Җырлаучы май» VIII ачык шәһәр фестиваль — бәйгесе узды. Бу хакта «Татар-информ»га районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Масштаблы чарада мәктәп укучылары, шәһәрнең мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, Горький исемендәге завод, музыкаль театр ветераннары, шулай ук хореография коллективлары катнашкан. Фестиваль-бәйге 900гә якын кешене җыйган.

Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән катнашучыларны һәм кунакларны Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Старостин сәламләде.

«Бу фестиваль шәһәребезнең яхшы традициясенә әверелде. Илебезнең иң бөек бәйрәме, Җиңү көне алдыннан без Ватанга, үз җиребезгә, үз халкыбызга мәхәббәт турында җырлар җырлыйбыз. Шәһәребезнең яшь талантлары белән горурлану мөмкинлеге өчен зур рәхмәт!», - дип белдерә ул.

Конкурс нәтиҗәләре буенча гран-прига 1 нче лицей коллективы ия булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100