news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән юлында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән, бер кеше һәлак булган

Яшел Үзән юлында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән, бер кеше һәлак булган
шаһитлар фотосы

Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, трассада KIA җиңел машинасы һәм Hyundai внедорожнигы кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелүдән ике машина да юл кырыена төшеп киткән. Машиналарның икесе дә нык җимерелгән.

«КИА белән 25 яшьләр тирәсендәге ир-ат идарә итә иде. Ул шунда ук үлгән. Hyundai шоферы яраланган, аны хастаханәгә алып киттеләр», - ди шаһитлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot