Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән янында Зөя елгасында югалган ике балыкчыны эзлиләр
Яшел Үзән янында Зөя елгасында югалган ике балыкчыны эзләү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бритвин авылы тирәсендә югалган ир-атларны инде икенче тәүлек эзлиләр. Узган тәүлектә коткаручылар көймәдә 15 километр яр буе полосасы һәм 30 мең квадрат метр сулык мәйданын тикшергән. Эзләү барышында коткаручылар балык тоту челтәрен тапкан. Бүген эш дәвам итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында навигация башланганчы кечкенә судноларда суга чыгу тыелуы, ә хәзерге һава шартларында чыккан очракта – үлем куркынычы янавы турында искәртәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз