news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән янында ике автомобиль катнашындагы юл һәлакәтендә бер йөртүче үлгән

Бүген 10.30 сәгатьтә Яшел Үзән янындагы Казан – Йошкар-Ола урау юлында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Бу турыда «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» белән идарә итүче 38 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан, әмма идарә итә алмаган һәм Toyota внедорожнигы белән бәрелешкән. «Лада» автомобиле йөртүче алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның гаебе тикшерүдән соң билгеле булачак. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм игътибарлы булырга өнди», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиатуллин.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100