Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яшел Үзән хәбәрләре» сайты «СМИротворец» Бөтенроссия конкурсында җиңде
«Татмедиа» АҖ холдингына кергән «Яшел Үзән хәбәрләре» сайты «СМИротворец» XIV Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Жюри илнең 1 238 медиасыннан 13 меңнән артык материал караган. Финалга Россиянең 25 төбәгеннән 37 массакүләм мәгълүмат чарасы чыккан. Бәйгегә нәтиҗәләрне Мәскәүнең «Известия-холл» концертлар залында ясадылар.
«Яшел Үзән хәбәрләре» сайтына җиңүне журналист Татьяна Витовскаяның өч язмасы китерде. «Бу онытылмаслык ике көн булды! Бөтен илдә җыелган журналистлар белән фикер алышу, Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты деканы Елена Вартанова, Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге кебек мэтрлар белән очрашу, легендар ТАСС бинасындагы дискуссияләр һәм Яңа ел алды Мәскәү каласы!» - дип хисләрен уртаклашты Витовская. Бу турыда басманың телеграм-каналы хәбәр итте.
«Без караган эшләр күңел җылысы, матур тел белән язылган. Катлаулы һәм деликат этник теманы яктырту җиңел түгел бит. Аеруча шундый гадәти булмаган елда», – дип билгеләп үтте тантанада РФ Президенты идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина.
Массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен иң яхшы яктырту бәйгесе лауреатлары булып ТАСС агентлыгы, «Минем планета» телеканалы, «Яндекс» YouTube-каналы һәм башка мәгълүмат чаралары танылды.
Исегезгә төшерәбез, «СМИротворец-2022» конкурсы «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Милләтләр эше буенча федераль агентлык тарафыннан үткәрелә. Ул Этникара журналистика гильдиясе инициативасы һәм ярдәме белән уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз