news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән Үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре өчен ифтар булды

Яшел Үзән Үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре өчен ифтар булды
Фото: https://yashel-uzan.ru/

Икенче ел изге Рамазан аенда, Җәмигъ мәчетнең хәзрәте чакыруы буенча Яшел Үзән Үзәк хастаханәсе табиблары, шәфкать туташлары һәм хастаханәнең башка белгечләре ифтарга җыелды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты Үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Илдар хәзрәт Гатауллин кунакларны сәламләде, Рамазанның төп кыйммәтләре һәм бурычлары турында сөйләде. Коръәннән өзекләр укылды, шуннан соң теләгән һәркем кичке намазда катнашты.

Мәчеттән хастаханә хезмәткәрләре кунакчыллык һәм аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт хисләре белән китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot