news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән суднолар төзү заводы «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде

Яшел Үзән суднолар төзү заводы «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводы коллективын «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләделәр. Мактаулы бүләкне Россия диңгез коллегиясе рәисе, Президент ярдәмчесе Николай Патрушев тапшырды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бүләкләү башланыр алдыннан байракчылар төркеме хәрби оркестр көенә Россия, Татарстан һәм илнең Хәрби-диңгез флоты флагларын алып чыкты. Тантана хәрби оркестр башкаруында Россия һәм Татарстан гимннары белән башланды.

«Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводы илнең алдынгы һәм стратегик мөһим суднолар төзү предприятиеләренең берсе булып тора. Предприятие тарихы дәвамында завод коллективы илебезнең суднолар төзү елъязмасына бик күп данлыклы битләр язды, 1,5 меңнән артык диңгез һәм елга корабльләре һәм төрле класслы һәм төрле билгеләнештәге суднолар төзеде», - дип белдерде Патрушев.

«Фидакарь хезмәт өчен» ордены завод коллективы өчен бик югары бүләк, дип ассызыклады үз чиратында Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Республикада Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы кебек бай тарихлы предприятиеләр күп түгел. Завод октябрьдә 130 еллыгын билгеләп үтәчәк», - диде ТР Рәисе.

Ул белдергәнчә, предприятие үсешенең барлык этапларында да куелган бурычларны үти, продукциянең югары сыйфатын тәэмин итә.

«Бөек Ватан сугышы елларында завод хәрби корабльләр төзегән һәм ремонтлаган вакытта шулай булган. Сугыштан соңгы елларда уникаль хәрби корабльләр һәм гражданнар суднолары җитештерү җайга салынган чакта да шулай булган», - дип өстәде Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, завод һәрвакыт алдынгы техник фикер үзәге булган, аны һәрвакыт хезмәткәрләренең югары дәрәҗәдәге профессиональлеге аерып торган.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Бүгенге көндә завод ил өчен стратегик әһәмияткә ия булган иң зур предприятиеләр исемлегенә кертелгән. Биредә җитештерүне модернизацияләү һәм яңарту башкарыла, уникаль корабльләр һәм суднолар сериясе төзелә, машина төзелеше үсеш ала. Завод юбилеен зур казанышлар һәм югары җитештерү күләмнәре белән каршылый. Зур корабка – киң диңгез», - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot