news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Вавилова исемендәге фондка бушлай сөт продукциясе бирәчәк

Быел Яшел Үзән  сөт эшкәртү комбинаты апрельдән башлап ай саен Казанның Анжела Вавилова исемендәге хосписына 400 килограммнан артык үз продукциясен бушлай бирәчәк.

Яшел Үзән  сөт эшкәртү комбинаты Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан оештырылган Казан хосписына ярдәм итәргә булды. Хәзерге вакытта хосписта 17 бала һәм аларның  якын  кешеләре  яши, барысы 35 пациент. Алар кирәкле бөтен продукцияне – кефир, сөт, атланмай, каймак, эремчек һәм ряженканы бушлай алачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot