news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты социаль приютта тәрбияләнүчеләргә бәйрәм оештырды

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты социаль приютта тәрбияләнүчеләргә бәйрәм оештырды

Балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды. Балалар өчен аниматорлар һәм «Обнимама»  брендының персонажлары – Обнимама һәм Обнишка филләре белән күңелле шоу-программа оештырылды.

Балалар уеннарда, биюләрдә һәм сабын куыклары тамашасында катнашты. Бәйрәм сөт җыелмаларын тарату белән тәмамланды. Приютта тәрбияләнүче һәр бала комбинат продукциясе белән бүләк җыелмасы алды. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Безнең тәрбияләнүчеләр һәм коллектив исеменнән безнең балаларга искиткеч бәйрәм оештырган өчен сезнең җитәкчелеккә рәхмәт белдерәсем килә. Җәмгыять һәм өлкәннәр ярдәме кирәк булган кешеләргә битараф булмаганыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә. Бәхет, сәламәтлек, шатлык һәм уңышлар телибез!», — дип рәхмәт белдерде приют директоры Нина Павлова.

Предприятие Чистай һәм Норлат балалар йортларына да сөт җыелмаларын тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100