news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә бүләк өләште

Инвалидлар декадасында «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» үз хезмәткәрләренә, шулай ук районда яшәүче мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтте. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Халыкара инвалидлар көне белән котлады һәм районның мөмкинлекләре чикле балалары өчен 144 азык-төлек җыелмасын «Игелекле эш» хәйрия җәмгыятенә тапшырды. Бу предприятиенең иҗтимагый оешма белән беренче генә элемтәгә керүе түгел, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты аңа 2015 елдан бирле ярдәм итә.

Комбинат шулай ук инвалид балалары булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче үз хезмәткәрләренә сөт җыелмалары бүләк итте һәм матди ярдәм күрсәтте. Яшел Үзән, Буа һәм Чистай районнарыннан барлыгы 27 кеше бүләк алды.

Искәртик, « Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә. Предприятие тулысынча Анжела Вавилова исемендәге хосписны, Казанда һәм Яшел Үзәндә авыр тормыш хәлендә калган балалы хатын-кызлар яши торган «Колыбель» приютын бушлай сөт продукциясе белән даими рәвештә тәэмин итеп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100