news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты продукция җитештерүне 20,4 процентка арттырды

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ 2022 елдагы эшенә йомгак ясады. Предприятиенең Яшел Үзән, Чистай һәм Буа шәһәрләрендәге өч җитештерү мәйданчыгында ел әйләнәсендә сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 262,6 мең тонна тәшкил иткән, бу 2021 ел күрсәткечләреннән 11,5 процентка югарырак. Көн саен эшкәртү күләме 719,5 тоннага җиткән.

2022 елда комбинат 196,3 мең тонна сөт продуктлары җитештергән, бу 2021 елга караганда 20,4 процентка күбрәк.  Бүгенге көндә предприятие үз бренды белән 110 төр продукция, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 47 төр продукция чыгара. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре һәм төрле фондларга күчерелгән акчалар суммасы 300 млн сум тәшкил итә. Предприятиенең кереме узган елның шул ук чор белән чагыштырганда 27 процентка арткан.

Комбинат продукциясе Россиянең 12 төбәгендә, аерым алганда, Чувашия һәм Марий Эл республикаларында, Түбән Новгород, Самара, Тольятти һәм Ульяновск эре ритейлерлар челтәрләрендә сатыла. Татарстан территориясендә комбинат продуктлары 4500дән артык сәүдә ноктасында сатыла. 

Комбинат продуктларын шулай ук төрле интернет-майданчыкларда сатып алырга мөмкин, болар: Яндекс Лавка, Самокат, Озон, Сбермаркет сәүдә челтәрендә, шулай ук Ашан, METRO, Бәхетле, Selgros, Лента, Спар һәм Пятерочка кибетләрендә дә заказ биреп була.

2022 елның декабрендә Яшел үзән сөт эшкәртү комбинаты «Ел хәйриячесе – 2021» республика конкурсында «зур һәм урта предприятиеләр» категориясендә җиңүче булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100