Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән Сабан туенда кыр батырына автомобиль ачкычы тапшырдылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Яшел Үзән Сабан туеның төп вакыйгасы елның иң яхшы игенчесен – кыр батырын хөрмәтләү булды. Мактаулы исемгә «Майский» теплица комбинатының контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика бүлеге башлыгы Виктор Шорохов лаек булды. Аңа хезмәттәге казанышлары өчен Сабан туеның төп бәйрәм мәйданында яңа «Лада» автомобиле ачкычы тапшырылды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше традицион рәвештә байрак күтәрү белән башланып китте. Әлеге мактаулы миссияне узган елларның абсолют батырлары башкарды.
Музыкаль прологта район иҗат коллективларыннан 430 яшь артист катнашты.
Катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте. Ул батырларны, авыл хезмәтчәннәрен һәм барлык район халкын бәйрәм белән котлады.
«Сабан туе – ул игенчеләргә аларның хезмәте өчен рәхмәт әйтү бәйрәме. Бүгенге көн – булачак уңышка, агросәнәгать комплексын үстерүгә һәм районның азык-төлек өлкәсендәге тотрыклылыгына нигез салучыларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге», - диде ул.
Мәйданда «Рус йорты» һәм «Татар йорты» дип исемләнгән милли ишегаллары оештырылган. Биредә сыйлар, уеннар һәм традицион һөнәрләр тәкъдим ителгән.
Кунакларны чәк-чәк, катык, коймак һәм квас белән сыйладылар. Бәйрәм программасы спорт ярышлары һәм концертлар белән дәвам итте.
Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз