news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән Сабан туенда Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясый, батырга машина бүләк ителә

11 июньдә 11.00 сәгатьтә Яшел Үзәндә Тынычлык микрорайоны мәйданында Сабантуй була. Сабан туенда татар эстрадасының популяр җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясый. Бу хакта «Татар-информ»га Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яшел Үзән Сабантуеның тагын бер кунагы - башкорт-татар җырчысы Гөлназ Асаева.

Бәйрәмдә рус һәм татар ишегаллары эшли, балалар Сабан туе, традицион милли уеннар, спорт ярышлары, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, сәүдә рәтләре була. Быел беренче тапкыр канатта йөрүчеләр тамашасы планлаштырылган.

«Көрәш Сабантуйның иң көтеп алынган өлеше, батырга автомобиль бүләк ителә. Моннан тыш, чәчү батырына трактор тапшырыла», - диде Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев бәйрәмгә багышланган киңәшмәдә.

Искәртик, узган ел Яшел Үзән сабан туенда татар-башкорт җырчысы Элвин Грей чыгыш ясады. Бәйрәмгә 38 мең кеше килгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100