news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә референдум уза

Донецк, Луганск халык республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләреннән азат ителүчеләр өчен 23еннән 27 сентябрьгә кадәр Россия Федерация составына керү буенча референдумнар бара.

Бу биш көннең дүртесендә тавыш бирү яшәү урыны буенча һәм җәмәгать урыннарында, ягъни сайлау участокларыннан тыш үткәреләчәк. Тагын бер көне - 27 сентябрьдә гадәти режимда, ягъни участокта тавыш бирәчәкләр.

«Халыкларның үзбилгеләнү хокукы Берләшкән Милләтләр оешмасының кеше хокуклары буенча уставында төгәл язылган. Шуңа да бүген Донецк, Луганск халык республикаларында һәм Украина өлкәләрендә булган хәлләр бу территория һәм Россия өчен тарихи вакыйга. Менә бүген әлеге територияләрдә яшәүчеләр үз позициясен күрсәтер өчен референдумга килә. Донецк, Луганск халык республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләреннән азат ителүчеләр Россия Федерациясе составына кереп, иртәгә бөтенләй икенче тормыш башлануына өметләнә. Алар, чынлап та, ирекле тормышта яшәячәк, үз туган телләрендә сөйләшәчәк. Ә тавыш бирү гадел булачак, чөнки участоклар эше ныклы күзәтү астында. Мин аларның апрель аенда безгә килүләрен күрдем, югалып калганнар иде. Россиягә балалар белән бер әйберсез булышырлар, ярдәм итәрләр, гомерләрен саклап калырлар дип өметләнеп килделәр. Һәм һәркем дә бу тормышта ирекле яшәргә хокуклы, - дип фикерен җиткерде Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган барлык гражданнарның сайлау участокларында тавыш бирү мөмкинлеге бар. Татарстан Республикасы территориясендә сайлау участоклары эше халыкара хокук нормаларына тулысынча туры китереп оештырылган.

Референдум бүген Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә дә башланды. Һәм анда катнашырга теләүчеләр «Васильевский» шифаханәсенә килә. Референдум тыныч уза, ыгы-зыгы юк, һәр җирдә тәртип дияр идем. 52 кеше тавыш бирә - алар «Васильевский» шифаханәсендә яшәүчеләр. Өч сайлау участогы бар.

Бүген Васильево бистәсендә якынча 80ләп кеше референдумда катнашырга мөмкин.

Референдум биш көн дәвамында барачак. Ниндидер сәбәпләр аркасында катнаша алмаучылар өчен алдагы көннәрдә үз ихтыярларын белдерү өчен мөмкинлек тудырылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100