news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районының өч авылында яңа су башнясы куелды

Яшел Үзән районының Кече Шырдан, Кече Ачасыр, Бәчек авыллары Яңа ел алдыннан яңа объектлар алды. Шулай итеп, өч яңа су башнясы файдалануга тапшырылды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Җиһазлар Татарстанда җитештерелгән. Яңа объектлар су белән тәэмин итүнең актуаль проблемаларын хәл итәргә, аварияле сүндерүләрне киметергә, халык өчен уңайлылыкны арттырырга ярдәм итәр дип ышаналар.

«Су кытлыгы мәсьәләсе кискен торган башка торак пунктларда яңа объектлар төзүне дәвам итәргә өметләнәбез», - дип хәбәр итә Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot