news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының иң өлкән кешесенә 106 яшь тулды

Яшел Үзән районының иң өлкән кешесенә 106 яшь тулды
Яшел Үзән районыгың матбугат хезмәте

Яшел Үзән районының иң өлкән кешесе Әминә Гыйльманова 106 яшьлеген билгеләп үтте. Муниципаль берәмлек башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән әбине туган көне белән аның урынбасары Николай Бызин котлады.

«Өлкән яшьтә булуына да карамастан, әби бүген дә кунаклар кабул итәргә, аларны пироглар белән сыйларга ярата. Әминә Гыйльманова үзен яхшы хис итә, шигырьләр укый, җырлый. Бүгенге көндә ул Яшел Үзәндә кызы һәм оныгы тәрбиясендә яши», - диде «Татар-информ» агентлыгына Яшел Үзән район советы аппаратының җәмәгатьчелек, гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы Регина Чибрикова.

Әминә Гыйльманова 1916 елда Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында туган. Алар гаиләдә ун бала булган, шуңа күрә ул укымаган да диярлек, эшләгән һәм туганнарына ярдәм иткән. Әйтик, 1930-1947 елларда ул колхозда сыер сауган, урман посадкаларында, аннары Казан тимер юлында эшләгән.

1953-1973 елларда Әминә Гыйльманова Яшел Үзәндәге Серго исемендәге заводның химия производствосы цехында хезмәт куйган, шуннан лаеклы ялга чыккан.

Әминә Гыйльмановадан тыш, бүген Яшел Үзән районында гасыр чиген узган тагын сигез кеше яши. Быел өч кеше 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк, өч кешегә – 101, икесенә 103 яшь тула.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100