news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районының авыл җирлеге башлыгы контракт белән махсус хәрби операциягә киткән

Яшел Үзән районының авыл җирлеге башлыгы контракт белән махсус хәрби операциягә киткән
Фото: zelenodolsk.tatarstan.ru

Яшел Үзән районының Әйшә авыл җирлеге башлыгы Радик Галәвиев махсус хәрби операциягә китте. Бу турыда район администрациясе Телеграм-каналында хәбәр итә.

Радик Галәвиевка 57 яшь. Ул 2017 елдан бирле Әйшә авыл җирлеге башлыгы. Контрактны сентябрь башында төзегән.

«Ул чын җитәкче һәм патриот. Социаль хәрби операция уздыру зонасына барырга карар кылды, миңа үз позициясен үзе әйтте, мин аны бу карарда хупладым», – дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Радик Галәвиев депутат вәкаләтләрен калдырмаган, торак пунктта аның урынына башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100