news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районының Акъегет авылында табышмаклар әйтү кичәсе узган

Яшел Үзән районының Акъегет авылында балалар белән «Табышмак - зиһен ачкычы» дип исемләнгән табышмаклар әйтү кичәсе үткәргәннәр. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.

«Табышмаклар – халык авыз иҗатында, әһәмиятле аерым урын алып тора. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Бүген балалар белән «Табышмак – зиһен ачкычы» дип исемләнгән, табышмаклар әйтү кичәсе үткәрелде», – дигән Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot