news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районыннан Фәридә Сафина газетага язылу өчен 100 мең сум акча отты

Яшел Үзән районыннан Фәридә Сафина газетага язылу өчен 100 мең сум акча отты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа»да «100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» дигән акциясенә нәтиҗә ясалды. Акциянең төп бүләге – 100 мең сум. Бүләккә Яшел Үзән районы Уразлы авылыннан Фәридә Сафина лаек булды.

«37 ел мәдәният йорты мөдире булып эшләдем. «Яшел Үзән» район газетасы, «Шәһри Казан. Язмыш» газеталарына язылган идем. Бүләк уйнату акциясендә беренче тапкыр катнаштым. Моннан соң да язылырмын дип уйлыйм. Газеталарны күрше ала иде, аннан алып чыгып укый идем. «Яхшы газеталар икән, тукта әле мин дә яздырыйм», - дидем. Акция турында үзебезнең почта хезмәткәре Дилбәр Әхмәтова хәбәр иткән иде», - диде Фәридә Сафин журналистларга.

Ул газеталарны укырга яратуын әйтте. «Китаплар да алам – менә хәзер килгәч тә сатып алдым. Җиңүем турында белгәч, ышанасым килмәде. Бик дулкынландым. Акча – тормышта кирәкле әйбер. Өйне ремонтларга да кирәк ул. Бик зур рәхмәт. Алга таба да әлеге акциядә катнашырга ниятлим», - диде Фәридә Сафина.

«Акция шартлары нигезендә оештыручылар язылучылардан 448 гариза теркәде. Татарстан районнарыннан, шулай ук Башкортстан һәм Киров өлкәсеннән гаризалар килде. Бүләкләр арасында телевизор, газонокосилка, электр иттарткычы, тузан суырткыч, электр шуруповертлары, җиләк-җимеш киптергечләре, тонометр һәм үтүкләр бар. Акциянең төп бүләге – 100 мең сум. Шулай ук, һәр редакция аерым бүләк уйнатуны оештыра», - диде «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина.

  • 2024 елның икенче яртыеллыгына «Татмедиа»ның кимендә ике басмасына (газета һәм журнал) язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100