Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районында волонтерлар Кызыл китапка кертелгән аккошны коткарган
Яшел Үзән районында яшәүче битараф булмаган кешеләр җәрәхәтләнгән аккошны коткарырга ярдәм иткән. Ул Кызыл китапка кертелгән. Алар кошны хайваннарның сирәк очрый торган төрләрен коткару, тәрбияләү һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясенең дәвалау корпусына тапшырган. Бу хакта Татарстан Биоресурслар дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Белгечләр кошның канаты зәгыйфьләнү аркасында оча алмавын ачыклаган.
«Алган җәрәхәтләргә карамастан, сирәк очрый торган һәм матур кош үзен тыныч тота. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый, аңа бөтен кирәкле тәрбия бирелә.
Бу төр аккош өчен баланслы туклану һәм сулы буа белән уңайлы шартлар тудырылган. Кошның канаты ныгыгач, аны табигый яшәү тирәлегенә чыгарачаклар», - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз