news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында урнашкан Энгельгардт исемендәге обсерватория ЮНЕСКО исемлегенә керде

Яшел Үзән районында урнашкан Энгельгардт исемендәге обсерватория ЮНЕСКО исемлегенә керде
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте, ул хәзер Согуд Гарәбстанында.

Нәкъ менә бу илдә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының киңәйтелгән 45нче сессиясе уза.

«Бу – җиңү! Бүген Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе бөтендөнья мирасы дип танылды, дип горурланып һәм сөенеп хәбәр итәм! Бу – ЮНЕСКО исемлегенә кергән Яшел Үзән районындагы икенче объект», – дип хәбәр итте муниципалитет башлыгы. «Без булдырабыз! Алга!», – дип тә өстәде ул.

Фото: © Михаил Афанасьевның Телеграм-каналыннан

Яшел Үзән районы территориясендә Зөя утрау-шәһәрлеге урнашкан. Бөтендөнья мирас исемлегенә 2017 елда андагын Успенский соборы һәм Богородице-Успенский ирләр монастыре кертелгән иде.

Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, аның проект документациясен әзерләүдә катнашкан хезмәткәрләре Телеграм-каналда әлеге истәлек көнгә кадәр «озак ун ел» узуын искә төшерә.

«Казан федераль университетындагы хезмәттәшләрне һәм Россиядә яшәүчеләрне бу истәлекле вакыйга белән котлыйбыз! Инициативаны хуплаганын өчен Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт белдерәбез!» – диделәр институтта.

Бөтендөнья мирасы объектлары исәбенә Яшел Үзән районында урнашкан обсерватория генә түгел, ә КФУның төп бинасы ишегалдындагы обсерватория дә кертелгән. «ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегендә яңа язма: Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре, Россия Федерациясе. Браво!», – диелгән ЮНЕСКОның X социаль челтәрендә (элеккеге Twitter) басылган белдерүендә.

Казан Император университетының обсерваториясе 1837 елда төзелгән, ул югары уку йортының төп бинасы ишегалдында урнашкан. Ә В.П.Энгельгардт исемендәге обсерваториянең шәһәр читендәге комплексын 1901 елда төзегәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100