Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районында «Туган тел – халык җаны» дигән чара оештырдылар
8 сентябрьдә күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көнендә Россия Федерациясе халыклары телләренең бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан Олы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбендә музей белән берлектә «Туган тел – халык җаны» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы хәбәр итә.
Чараны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалина үткәрде. Танып-белү сәгатендә 4–9 сыйныф укучылары катнашты.
Чара барышында укучылар Россия халыклары телләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, илебезнең күпмилләтле дәүләт булуы, биредә төрле халыкларның телләре, мәдәнияте һәм милли традицияләре саклануы һәм үстерелүе турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Укучылар һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихы һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше икәненә тагын бер кат инандылар, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз