news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында Сабан туенда баш батырның тәкәсе урманга качкан

Яшел Үзән районында Сабан туенда баш батырның тәкәсе урманга качкан
"Яшел Үзән"

Бүген Яшел Үзән районының Большие Ключи авылында Сабантуй бәйрәме булды. Анда абсолют батырны һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр. Быел милли бәйрәмдә 1,2 мең кеше булган. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мәйдан уртасында билбаулы көрәш кызганнан кызды. Мәйданнан ерак түгел абсолют батыр өчен төп бүләк — 16 кг лы тәкә тора иде. Әмма Сабантуй башланыр алдыннан ул ычкынып качып киткән. Авылда яшәүчеләр тәкәне урманнан эзләп тапкан.

Бәйрәм азагында баш батыр Гадел Вәлишин тәкәне җиңел генә иңбашына күтәреп салды һәм тәкә аның хуҗалыгында яшәчәк дип вәгъдә итте.

Сабантуйга муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев, «Таткультресурцентр» методисты Луиза Цапурина һәм башка кунаклар кайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100