news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булучыларны искә алдылар

Бәчек авылы мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашкан һәм батырларча һәлак булган якташ егетләребез истәлегенә багышланган эчтәлекле һәм күркәм чара узды.

Чарада Яшел Үзән муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин катнашты.

«Ватаныбыз өчен үз гомерләрен кызганмыйча һәлак булган батырларыбызның урыннарын җәннәттә булсын, якыннарына күркәм сабырлык телибез», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot